news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шәһәркүләм татар яшьләре форумы була

15 августта Түбән Каманың «Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә II шәһәркүләм татар яшьләре форумы була. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Оештыручылар сүзләренчә, форумда Түбән Кама муниципаль районының Яшьләр парламенты белән Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы арасында килешүләр имзалау, социаль контракт программасы буенча үз эшеңне ачу мөмкинлекләре белән танышу, брендны эшләгәндә һәм үстергәндә дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итү, катнашучылар өчен форсайт-сессия оештырыла.

Чарага 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана.

Катнашуга гаризалар +7 996 124-51-73 (Дауд Хәбибуллин) телефоны буенча кабул ителә.

Форум кысаларында ярминкә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot