news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды

27 майда Түбән Камада ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе, танылган шагыйрь, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашты.

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шагыйрә Түбән Кама китапханәчеләрен Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады.

Түбән Кама шәһәренең иң матур урыннарының берсе саналган Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, татар халкының сөекле улына куелган һәйкәл янында узган чара шигърият, җыр бәйрәменә әйләнде. Тамашачылар шагыйрәнең үзе һәм китапханәче кызлар укуында шигырьләр тыңлап хозурланды, истәлекләрен тыңлады.

Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Күпләр Шәмсия Җиһангированы моң иясе буларак та ачкандыр: ул «Кызыл төлке» җырын башкарды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot