Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Республика онкология диспансеры филиалы ачылды
Түбән Камада Республика клиник онкология диспансеры филиалы эшли башлады. Яңа бүлекчә базасында беренче 23 пациент дәвалану узган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Биредә химиотерапия бүлеге, шулай ук 20 һәм 25 урынлы тәүлек буе эшли торган һәм көндезге стационарлар ачылды. Пациентларга заманча терапия – химиотерапия, шулай ук иммунодәвалау һәм таргетлы дәвалау уза ала. Хәзер Түбән Кама районының сигез мең онкопациентына заманча дәвалау узу өчен республиканың зур үзәкләренә барырга кирәк булмаячак.
Филиалны ачу һәм районда онкология ярдәмен үстерү проектын Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз