news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Разил Вәлиевне искә алдылар

Түбән Камада Разил Вәлиевне искә алдылар
Фото: Түбән Кама Үзәк китапханәсе

Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алдылар. 4 гыйнварда аңа 77 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә шагыйрьнең якыннары, туганнары һәм дуслары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, режиссерлар, Разил Вәлиев белән эшләгән һәм иҗат иткән кешеләр җыелды. Бу турыда «Татар-информ» китапханәгә сылтама белән хәбәр итте.

Һәр кеше шагыйрь белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Түбән Камага Казаннан һәм Чаллыдан Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Марсель Галиев һәм башкалар килде.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов Разил Вәлиев исемен шәһәрдә һәм районда мәңгеләштерү планнары белән уртаклашты. Ул шагыйрь хөрмәтенә урамнарга һәм оешмаларга аның исемен бирәчәкләр, дип ышандырды. «Разил Вәлиев кебек кешеләр - бөтен халыкның, республиканың һәм илнең горурлыгы», - дип белдерде Рамазанов.

«Разил Исмәгыйль улы - район, республика, ил өчен дә данлыклы шәхес. Безнең районда мондый кеше тууы, яшәве һәм зур эз калдыруы белән горурланам. Бу безнең мәдәниятебезнең гаять зур өлеше, без аны яшь буынга тапшырырга тиеш. Халык күңелен аңлыйсың килсә, Разил Исмәгыйль улы җырларын тыңла, диләр», - диде җирле хакимият вәкиле.

  • Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, Татарстан Милли китапханәсенең элеккеге директоры 2023 елның 20 октябрендә вафат булды. Аңа 76 яшь иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100