news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Разил Вәлиевнең иҗатына багышланган әдәби кичә узачак

22 октябрьдә Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевка багышланган зур әдәби вакыйга булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханә системасында хәбәр иттеләр.

«Бу йомгаклау чарасы булачак. Ул шагыйрьнең туган авылы Ташлык авылыннан башлана, аннары программа буенча «Адымнар» мәктәбенә, Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә «түгәрәк өстәл»дә катнашу планлаштырыла. Чара Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

Кичәдә Татарстанның танылган язучылары һәм артистлары чыгыш ясаячак, алар арасында Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гатташ, Вахит Имамов, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Фәкил Сафин һәм башкалар бар.

Китапханә системасы 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан итте, чөнки ул Түбән Кама халкының якташы булып тора. 4 гыйнварда популяр шагыйрь һәм язучыга 75 яшь тулды. Агымдагы ел дәвамында Түбән Камада фәнни-гамәли конференция, Разил Вәлиев иҗаты буенча онлайн-акцияләр, эш дәфтәре эшләү һәм чыгару, Вәлиевнең «Яшисе килә» повесте буенча студентлар өчен конференция, әдәби десант, түгәрәк өстәл һәм башка күп кенә вакыйгалар узды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Разил Вәлиевнең «Иске сәгатьләр дөрес йөри» хикәяләр җыентыгы белән «Ядкарь» китабы 2021 елда иң күп укыла торган дип танылды, шуның өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100