news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада рәссамнар Шинчылар проспектында муралларны ясап бетерде

Түбән Камада рәссамнар Шинчылар проспектында муралларны ясап бетерде
Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада осталар уникаль паблик-арт проектын тәмамлады – Шинчылар проспектында бер темага берләштерелгән дүрт мурал барлыкка килде. Проектның инициаторы - «Татнефть» компаниясе һәм «Новь» бюросы. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Проектның концепциясе Түбән Каманың табигать, сәнәгать һәм шәһәр мохите берләшкән «бакча-шәһәр» идеясенә нигезләнгән. Визуаль яктан эшләр 3D эффекты тудыручы оптик иллюзияләр куллану нәтиҗәсендә берләштерелә. Моннан тыш, AR-технологияләр ярдәмендә картиналар телефонда ук җанлана: камераны китерү дә җитә һәм сезнең алда проект тарихы барлыкка килә.

Мураллар авторы - халыкара дәрәҗәдәге рәссам Артем Стефанов. AR-тулыландыруны Gorizont Films һәм иммерсив рәссам Руслан Евсеев эшләгән.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot