news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада район башлыгының «Яшьләр» премиясе булдырылды

Түбән Камада район башлыгының «Яшьләр» премиясе булдырылды
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев 20 мең сум күләмендә «Яшьләр» премиясен гамәлгә куйды. Ул төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән инициативалы яшьләргә тапшырыла. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Яшьләр көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә Радмир Беляев аны 20 активистка тапшырды. «Түбән Кама – яшь шәһәр, һәм бездә 70 мең яшь кеше яши. Киләчәк нәкъ менә алар кулында. Болар – бүген белем алучы, яхшылыкка омтылучы һәм үзләрен төрле тармакларда гамәлгә ашыручы егет-кызлар. Яшьләребезгә никадәр күбрәк ярдәм итсәк, Түбән Кама шулкадәр яхшырак үсәчәк», - дип белдерде Радмир Беляев.

Инициативаны шәһәр оештыручы предприятиеләр дә хуплады. «Татнефть» һәм СИБУР яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив ярдәм иткән өчен бишәр кешене махсус призлар белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot