Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Пушкин скверында шагыйрьнең туган көненә багышланган бәйрәм узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Түбән Камада Александр Пушкинның 226 еллыгына һәм Рус теле көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм бөек рус шагыйре һәйкәле янында оештырылды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.
Сквер территориясендә бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, интерактив уеннар, шагыйрь иҗаты буенча викториналар, тематик фотозоналар, рус көнкүреше экспозицияләре һәм «Пушкин әкиятләре» китаплары күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәм мәйданчыгында Пушкинның «Добрый гений» муниципаль укучылар конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр шигырьләр укыды, ә мини-спектакль бәйрәм кунакларын XlX гасыр атмосферасына алып керде.
«Рус теле – шигърият һәм мәдәният теле. Бүген безнең ил рус дөньясының нәрсә икәнен бөтен дөньяга күрсәтә. Бу тыныч күк астында бәйрәмнәрне билгеләп үтә алуыбыз өчен сугышчыларга зур рәхмәт. Балаларны китап укуга, мәдәниятне өйрәнүгә тарту шәһәрне, республиканы һәм илебезне тагын да көчлерәк итә. Мондый игелекле чараларны никадәр күбрәк үткәрсәк, яшьләрне шулкадәр яхшырак үстерәчәкбез. Без офыкларны киңәйтәчәкбез һәм тагын да күбрәк төрле әдәби фестивальләр уздырачакбыз», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
Ул китапханә хезмәткәрләрен, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һәм рус теле укытучыларын күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм актив эшчәнлекләре өчен бүләкләде.
Шигъри митингта катнашучылар Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр куйды. Аннары бәйрәм шәһәр иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз