news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Пушкин скверын төзү буенча эшлекле очрашу булды

Түбән Камада Пушкин скверын төзү буенча эшлекле очрашу булды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама мэры Рамил Муллин рус җәмгыяте активы белән Пушкин скверын төзү буенча эшлекле очрашу үткәрде.

«Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай - безне берләштерә торган символлар. Хастаханә янындагы Тукай скверын ачарга планлаштырабыз. Ә хәзер без Пушкин скверын булдыру турында уйладык. Ул Мәктәп бульвары проектыннан аерым гамәлгә ашырылачак, бу бөтенләй башка мәйданчык, әмма гомуми концепциянең бер өлеше булачак», – ди Рамил Муллин.

Проект белән шәһәр архитекторлары актив шөгыльләнә һәм тиздән ул Түбән Кама халкына фикер алышу һәм фикерләрен белдерү өчен тәкъдим ителәчәк. Хәзер территориядә мәйданчыкны бетонлаштыру буенча эшләр алып барыла, яшелләндерү һәм кече архитектура формаларын урнаштыру уйланыла. Бу тематик чаралар үткәрү урыны булачак, ул 500 гә кадәр кеше җыярга мөмкинлек бирәчәк.

Сквер һәм һәйкәлне киләсе елда - классикның 225 еллыгына ачу планлаштырыла.

Шулай ук очрашу барышында 3нче мәктәпкә А.Пушкин исемендәге лицей яки гимназия исеме бирү һәм учреждение янында Пушкин укуларын үткәрү өчен мәйдан булдыру инициативасы яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100