news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада прокуратура сыйныфташы кыйнаган кызга компенсация түләтүне таләп итә

«Куркынычсыз интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина Түбән Камада мәктәп укучылары сугышу очрагына игътибар итте. Ул гаеплеләрне җаваплылыкка тартуны сорап прокуратурага мөрәҗәгать итте. Түбән Кама прокуратурасы, үз чиратында, мораль зыян китергән өчен 250 мең сум күләмендә компенсация түләтүне таләп итеп, судка дәгъва биргән. Бу хакта Мизулина Telegram-каналында язган.

Исегезгә төшерик, агымдагы елның февралендә Түбән Камада мәктәп укучысы сыйныфташын имгәтте. Нәтиҗәдә кызның кулы сынды.

Екатерина Мизулина хәбәр иткәнчә, Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә сыйныфташына ташланган укучыны Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча урнаштыру үзәгенә җибәрүне сорап судка гариза юлларга ниятли.

Малайның әтисе ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылды. Дисциплинар чаралар шулай ук мәктәп хезмәткәрләренә һәм зыян күргән кыз дәваланган хастаханә табибларына карата да кулланылды. Белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә карата ваемсызлык турында җинаять эше ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100