news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Президент ярышлары» финалы башланды

Түбән Камада «Президент ярышлары» финалы башланды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада 38нче «Вектор» лицее базасында укучыларның «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы финалын ачу тантанасы булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми хезмәте хәбәр итә.

Үз осталыкларын күрсәтергә Татарстан Республикасының 15 районыннан 18 команда килде. Алар арасында Түбән Кама, Чаллы, Мамадыш, Лениногорск, Алексеевск, Азнакай, Нурлат, Чистай, Мөслим, Зәй, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Тукай һәм Кукмара районнары спортчылары бар.

«Мин бүген сезнең барыгызны да безнең мәктәпләрнең берсендә сәламләвемә бик шатмын. Финалга чыккансыз, сез инде җиңүчеләр дигән сүз. Мин сезгә уңышлар һәм яхшы кәеф телим. Сезнең энергиягез һәрвакыт үзегез белән булсын. Бу ярышлар сезгә тагын бер тапкыр үз көчегезне сынап карарга мөмкинлек бирсен, ә иң мөһиме, яңа дуслар табылсын. Зур максатлар куегыз һәм аларга омтылыгыз», - диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Өч көн дәвамында балалар спорт бәйгесендә, эстафета йөгерешендә, иҗади һәм теоретик бәйгедә үз көчләрен сынап карый алачак, шулай ук бадминтон буенча ярышларда катнашачак.

«Биредә Татарстан Республикасының иң көчле 18 командасы җыелды. Өч көн эчендә сез гомуми физик әзерлек буенча иң яхшы нәтиҗәләрне, физик культура һәм спорт өлкәсендә теоретик белемнәрне һәм иҗади сәләтләрегезне күрсәтә аласыз. Иң көчлесе җиңсен!» - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы белгече Лариса Габитова.

Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән командалар «Президент ярышлары»ның киләсе этабында республика исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көч сынашачак, ә 19 майда «Вектор» лицеенда региональ этапны ябу тантанасы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100