
Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү 11 июльдән башлап яңартыла.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шулай ук шимбә көнне 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр полициянең участок пунктларында башкарылачак.