Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Пластик гасыры» күргәзмәсе ачылды
«БАЗА» креатив индустрияләр үзәгендә «Пластика гасыры» күргәзмәсе ачылды. Шулай ук XX һәм XXI гасырның төп материалларының берсе буларак пластик һәм полимерларның потенциалы турында «Сценарная комната» фильмы күрсәтелде.
«Пластик гасыры» – Мәскәү дизайн музееның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында булдырылган проекты. Музей 2023 елда Түбән Камага алып килгән «Фантастик пластик» күргәзмәсен яңача әзерләгән. Ул вакытта күргәзмәгә 5 меңнән артык кеше килгән булган.
«Без яңадан Түбән Камада, «База» креатив индустрияләр үзәгендә булуыбызга шат. Күргәзмәдә пластикның дизайн дөньясын үзгәртүе, бөтен дөнья буйлап кешеләрнең көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнүе турында сөйләүче әйберләр тупланган. Бу экспозиция пластикның безнең заманның мөһим материалы булуы турында. Ул технологияләрне, дизайнны һәм көнкүрешне үстерергә ярдәм итә, димәк, безгә аның мөмкинлекләрен аңлы рәвештә файдаланырга һәм аның хәзерге дөньядагы ролен бәяләргә кирәк», - дип тәкъдим итте экспозицияне Мәскәү дизайн музее директоры Александра Санькова.
Күргәзмәне «БАЗА» үзәгендә 2026 елның 1 мартына кадәр 12:00дән 20:00гә кадәр карарга мөмкин. Дүшәмбе – ял көне. Шулай ук биредә 6, 13, 16 декабрьдә 15:00 сәгатьтә «Сценарная комната» фильмын карарга мөмкин булачак. Фильмны шулай ук «Синема 5» кинотеатрында да күрсәтәчәкләр: 7 декабрь – 15:00, 9 декабрь – 18:30, 14 декабрь – 15:30, 17 декабрь – 18:30.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз