news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мамыксыз тирәк үсентеләре утырттылар

Түбән Камада агач утырту дәвам итә. Администрация командасы идарәче компанияләр белән Актүбә урамы буйлап 600дән артык сортлы пирамида сыман тирәк (мамыксыз) утыртты. Барлыгы 2000 үсенте утырту планлаштырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр әйтүенчә, бу агач башкалардан бик тиз үсүе һәм шәһәр мохитенә тиз яраклаша алуы белән аерылып тора. Пирамида сыман тирәк - уникаль үсемлек, ул тәүлек әйләнәсе һаваны кислород белән баета, аның яфракларында фотосинтез төнлә да туктамый.

Питомник хезмәткәрләре елның бу вакытында утыртуның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Җир әле суынырга өлгермәгән, ә дым белән яхшы тукланган җирдә бу агачларны көз утырту бик яхшы.

«Без беренче төзүчеләребез салган яхшы традицияне дәвам итәбез. Пирамида сыман тирәк үсентеләрен без Чиләбедән алып кайттык. Безнең бурыч - агачларны магистральләр буйлап мөмкин кадәр күбрәк утырту. Агачлар утырту шәһәребезне тагын да яшелрәк һәм яшәү өчен уңайлырак итәр, дип өметләнәбез», – диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Төзекләндерү эшләре төп магистральләр буйлап дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100