news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күргән өч торак йортны торгызачаклар

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән өч торак йортны торгызуга акча бүлеп бирү турындагы карар проектын Татарстанда әзерләгәннәр. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Сүз 10 августта Мәктәп бульварындагы 7/2 номерлы күпфатирлы йорт, Чабьинская урамындагы 3 номерлы йорт һәм Шинников проспектындагы 71 номерлы йорт турында бара. Соңгы ике бина 12 июньдә һәм 13 сентябрьдә булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә зыян күргән.

Документ проекты нигезендә, Татарстан бюджетыннан акчалар Түбән Кама муниципаль районына бюджетара трансфертлар рәвешендә биреләчәк. Алар төзелеш-торгызу эшләренә, шулай ук Чабьинская урамындагы йортны капиталь ремонтлауга киткән чыгымнарны капларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot