Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң 53 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән
Түбән Камада 12 июньдә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эше дәвам итә. Кешеләргә ярдәм итү йөзеннән «Ачык Түбән Кама» кайнар линиясе булдырылган.
Район хакимияте башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 14 июньгә колл-үзәккә шәһәрдә яшәүчеләрдән 53 мөрәҗәгать кергән. 21е фатирлар һәм торак йортларга зыян килүгә, 32се машиналарга зыян килүгә бәйле.
Беляев әйтүенчә, шәһәрдә муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы дәвам итә. Килгән зыянны бәяләү өчен махсус комиссия булдырылган. Шулай ук республика хакимиятендәгеләр белән берлектә зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсе буенча уйлашалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз