news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында зыян күргән биш кеше хастаханәдән чыккан

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе стационарыннан 10 августта БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән тагын биш кеше чыгарылган. Бу хакта МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

«[Чыгарылганнарның] хәле канәгатьләнерлек, алар амбулатор шартларда дәвалануын дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Түбән Кама хастаханәсендә җиде кеше дәвалануын дәвам итә. Табиблар бәяләвенчә, динамика уңай. Ике зыян күрүче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе стационарында кала, икесе – Республика клиник хастаханәсендә», – дип сөйләде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot