Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада парлы гаиләләр бәйгедә катнаша ала
Түбән Камада Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе инициативасы белән «Гаилә – Түбән Каманың горурлыгы» муниципаль бәйгесе уза. Ул үрнәк гаиләләрне ачыклау максатыннан оештырыла.
Балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында казанышлары булган һәр рәсми теркәлгән никахта кимендә 30 ел бергә яшәүче гаилә пары бәйгедә катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы хуплана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Бәйгегә гаризалар 17 мартка кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз