news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада парламент дәресе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды

Түбән Камаданың 25 нче гимназиядә яшьләр өчен парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә укучыларга парламент, Конституция, Россия Федерациясе хакимият органнары структурасы, гражданның хокуклары һәм ирекләре турында сөйләделәр.

Чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. 2023 елда парламент дәресе Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеге һәм хезмәттәшлеге идеясен актуальләштерергә, аларның һәрберсенең үзенчәлеген һәм үз-үзен тәэмин итүен ассызыкларга тиеш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Укучылар дәрестә төрле халыкларының гореф-гадәтләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга шулай ук төп законның кайбер маддәләроенең ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр. Туган телдән файдалану хокукы, милләтне күрсәтү нигезендә түбәнкамалылар теләсә кайсы диннең гыйбадәтханәләренә йөри, халык бәйрәмнәрен билгеләп үтә, туган телне тирәнтен өйрәнә ала.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин  укучылар белән аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Һәр халык үз мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга һәм дин тотуга хокуклы. Бу аларның уникальлеген билгели. Үз тарихыбызны яхшырак белгән саен, бәхетле киләчәк төзү җиңелрәк. Без күпмилләтле илдә яшибез. Бер-беребезне аңлау һәм хөрмәт итү бик мөһим, чөнки дәүләтебезнең төп көче – бердәмлектә», – дип мөрәҗәгать итте яшь түбәнкамалыларга Рамил Муллин. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot