news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада өлкән буын кешеләре өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

12 октябрьдә Түбән Камада пенсия яшендәге кешеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе узачак. Чараны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үткәрә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярминкәдә Түбән Кама эш бирүчеләреннән вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Мисал өчен, инкассатор, В категорияле шофер-инкассатор, сакчы, салым инспекторы, юл монтеры, поездлар әзерләүче, вагоннарның хәрәкәт тизлеген көйләүче һәм башкалар.

Чара 9:00 сәгатьтә башлана. Ярминкә Бызов урамы, 20а, 222 нче кабинет адресы буенча узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot