news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр өчен оекбаш һәм бияләй бәйлиләр

Түбән Камада өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр өчен оекбаш һәм бияләй бәйлиләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада «Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән» дигән хәйрия акциясе уза. Аны Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хозяюшка» ял һәм аралашу клубында катнашучылар оештырды. Кул эше осталары йон җепләр сатып алып, өлешчә мобилизациядәге солдатларга оекбаш, бияләй һәм снуд бәйли башлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Ир-егетләребезгә җылы әйберләр кирәк. Хәзер көз, тиздән кыш җитәчәк. Солдатларга үзебезнең җылыны бирү өчен, өлешебезне кертергә телибез», - дип уртаклашты акцияне оештыручыларның берсе Раиса Павелкина.

Йон оекбаш, бияләй, җылы снуд - һәр бәйләнгән әйбер солдатны өйләрендә ничек көтүләре турында хәбәр белән үрелеп барачак.

«Бу акция безнең көрәшчеләргә ярдәм итәчәк. Һәр пар оекбашка кофе, балалар кремын салырбыз дип килештек», - дип сөйләде Лилия Әхиятдинова.

Кул эше осталары бары тик табигый йоннан гына бәйли. Алар җепне үз акчаларына сатып алган. Җепләре тиздән бетәчәк. Безнең һәрберебез аларга җеп сатып алырга ярдәм итә ала.

«Әгәр сәнәгать предприятиеләренең мөмкинлеге бар икән, без аларның җеп сатып алуына шат булыр идек. Безнең кызлар бәйләр иде», - дип тә өстәде Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов.

Солдатларга беренче җылы сәламнәр бик тиздән китәчәк. Алар күп булыр дип өметләнә кул эше осталары. Шуңа күрә Түбән Каманың барлык хатын-кызларын бәйләргә өндиләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100