news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада өйләнешүче парлар туй киемнәрендә сайлауда катнашкан

Түбән Камада яшь парлар – Иван һәм Алинә туй киемнәрендә сайлауда тавыш биргән. ЗАГСтан алар туры Халык иҗаты йортына 2202 нче сайлау участогына барган, дип яза «Татарстан-24».

«Без гаилә тормышыбызны шундый яхшы чарадан башларга булдык – Илбашын сайларга карар кылдык», – дип сөйләгән тавыш биргәннән соң кияү Иван.

Кәләш Алинә, көннәре тыгыз булса да, Россия Президентын сайларга вакыт табарга кирәк, дип сүз куешканнарын әйтте.

Сайлау участогында яшьләрне Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин һәм шәһәр хакимияте исеменнән котлаганнар. Аларга гаилә иминлеге, мәхәббәт, тату тормыш теләгәннәр.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100