Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Нефтьчеләр көнендә Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак
Түбән Камада Нефтьчеләр көнебилгеләп үтелә. Оештыручылар 2025 елның 23 августында Түбән Камада Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүнең тулы программасын тәкъдим итте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Күңел ачу программасы «Манзара» сәүдә үзәге янында 11:00 дә гастрономия фестиваленнән башлана.
13 сәгатьтән калган барлык мәйданчыклар: декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар белән этник фестиваль, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, кием остаханәсе, диджеинг, музыкаль квиз, өстәл уеннары белән шәһәрчек ачыла. Балалар өчен аерым мәйданчык булачак. Шулай ук аркан буенча йөрүчеләр, аниматорлар һәм клоуннар катнашында цирк чыгышы планлаштырылган.
17:10 сәгатьтә концерт башлана. Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары Владимир Пресняков һәм Наталья Подольская, Оксана Почепа (Акула), BURITO, DJ Грув, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Евгений Южин, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 22 сәгатьтә лазерлы тамаша белән тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз