Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Нефтьчеләр көнендә Фирдүс Тямаев, Марат Яруллин, Алена Апина чыгыш ясый
26 августта Түбән Камада Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чаралары Кызыл Чишмә бистәсендә, Халык иҗаты йорты янында һәм «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы мәйданчыкта узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм чаралары 10:30 сәгатьтә Красный Ключтагы «Изге Чишмә» табигый-ландшафт паркында башлана. Шул ук вакытта Халык иҗаты йорты янында «Татнефть»нең фотокүргәзмәсе ачылачак. 11:15 сәгатьтә Әлмәттән тынлы оркестр чыгышы планлаштырылган.
14:00 сәгатьтә Тынычлык проспектындагы «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы бәйрәм мәйданчыгында гастрономия һәм этник фестивальләр, гаилә ялы өчен уен станцияләре узачак, шулай ук акыллы куллану экозонасы эшләячәк.
16: 00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә «Танеко» АҖ иҗат коллективлары, Марат Яруллин, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Фирдүс Тямаев, Алена Апина һәм Владимир Пресняков катнашында концерт программасы башлана. Бәйрәм 21:00 сәгатьтә салют һәм диджей чыгышы белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз