Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада нефть химиячеләренең беренче сыйныфка баручы балалары өчен бәйрәм үткәрелде
Түбән Каманың «Нефтехим Арена» Боз сарае янындагы мәйданчыкта «Беренче сыйныф укучысы көне» бәйрәме узды. «Түбән Кама нефть химиясе» хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары СИБУР компаниясеннән мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр җыелмасы белән фирма рюкзаклары алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада нефть химиячеләре балалары өчен мондый форматта бәйрәм беренче тапкыр уздырыла. Булачак укучыларны һәм кунакларны яраткан мультфильм геройлары Симка һәм Нолик, Нюша һәм Лунтик, крокодил Гена һәм Чебурашка, супергеройлар-паук һәм Бэтмен, шулай ук Әлмәттән килгән «Урам театры» артист-ходулистлары күңел ачтырды. Тагын балалар өчен мастер-класслар да үткәрелде.
«Тулы рюкзак ата-аналар өчен бик яхшы ярдәм. Мин үзем балаларга бүләкләр өләштем, аларның реакциясен күрдем: рюкзаклар барысына да бик ошады», - дип уртаклашты Лилия Исламова.
«Рюкзак бик сыйфатлы. Яңа гына мәктәпкә барган сабыйларның гәүдәсен саклап калу өчен бик мөһим. Әлбәттә, бу бик яхшы ярдәм ата-аналар өчен, шуңа күрә СИБУРга рәхмәт!» - диде Розалия Фатыйхова.
Күп балалы гаиләләр өчен мондый ярдәм аеруча сизелерлек булды. «Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәре Руслан Фаизлетдинов гаиләсендә биш бала, иң кечкенәсе быел беренче сыйныфка бара.
«Баланы мәктәпкә җыю өчен күп акча кирәк һәм мондый бүләкләр өчен зур рәхмәт!» - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз