news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мода һәм экология турында лекция була

Түбән Камада мода һәм экология турында лекция була
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында «Как экология захватила моду: теория и практика» лекциясен тыңларга чакыралар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбрә ителә.

Аксессуарлар брендына нигез салучы «WAIT!», апсайкл энтузиаст Владислав Григорьев һәм кием дизайнеры, мода тикшерүчесе Дарья Вәлиева сорауларга җавап бирәчәк, мода дөньясында эко-повестканың кайчан һәм ни өчен барлыкка килүе турында сөйләячәкләр.

Килүчеләр экологиянең моданы ничек үзгәрткәнен һәм ни өчен мода тотрыклы була алмавын белә алачак.

Искәртик, «Фантастик пластик» күргәзмәсе - Россиянең иң масштаблы экопроектларның берсе. Ул Мәскәү дизайн музее тарафыннан СИБУРның социаль инвестицияләр программасы «Яхшы эшләр формуласы» ярдәме белән оештырыла.

«Фантастик пластик»ның төп максаты - кешеләргә ни өчен пластикны дөрес эшкәртү мөһим һәм кирәклеге турында сөйләү һәм эшкәртелгән чималдан нинди уникаль әйберләр барлыкка килүен күрсәтү. Төрле илләрдән җыелган уникаль экспонатлар белән күргәзмә залыннан тыш, кунаклар авторлык һәм иҗади мастер-классларда һәм лекцияләрдә катнаша ала.

Монда теләге булган һәр кеше килә ала, күргәзмәгә керү түләүсез. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Күргәзмә 14 гыйнварга кадәр, чәршәмбе-якшәмбе көннәрендә (дүшәмбе һәм сишәмбе ял көннәре), 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot