news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм әниләре өчен концерт булды

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм әниләре өчен концерт булды
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын һәм әниләрен, шулай ук Әфганстан һәм Чечня хәрби конфликтларында катнашучыларның туганнарын котладылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru хәбәр итә.

Бәйрәм фуршеттан башланды, аннан соң концерт узды. Чарага 300 кеше чакырылган иде. Һәркемгә бүләк итеп чәчәкләр һәм уңай эмоцияләр бүләк ителде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары «Осторожно, женщины» спектаклен карады. Әйтүләренчә, аларга бу игътибар бик ошаган. Моннан тыш, хәрбиләрнең тагын 500гә якын туганы шундый чакыру алды. Авылларда яшәүчеләргә дә язгы кәеф бүләк итәргә онытмадылар.

«Балаларыгыз, туганнарыгыз, шәһәребез сезне сөендереп торсын, гел шундый ягымлы булып калуыгызны телим. Бәхет, шатлык, иминлек сезгә! - дип теләде Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.

«Безнең өчен фуршет, концерт, спектакль оештырдылар. Безне онытмаганнары өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Безгә бик ошады», — дип уртаклашты мобилизацияләнгән түбәнкамалының тормыш иптәше Диләрә Сафина.

Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100