news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Мин – Тукай варисы» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Түбән Камада «Мин – Тукай варисы» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Түбән Камада «Мин – Тукай варисы» конкурсы уздырылды. Аңа барлыгы 72 видеоэш килгән, шуларның 13 ен финалга сайлап алганнар. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Финал 25 апрельдә Түбән Каманың 64нче балалар бакчасында узды. Быел республика конкурсы катнашучыларның географиясен киңәйтте һәм бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты. Анда Ижевск, Уфа, Самара һәм Пермь шәһәрләреннән яшь талантлар катнашты.

Түбән Кама районы татарлары конгрессы әгъзалары, Түбән Каманың мактаулы гражданнары, район башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм башкалар конкурсның мактаулы кунаклары булды.

Чыгышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Мәгъсүмова Камилә, Түбән Кама муниципаль районының 49 нчы балалар бакчасы; Сәхәбиева Мәрьям, Зәй районының «Радуга» балалар бакчасы;

2 урын – Исмәгыйлова Зәлинә, Биектау районының «Рябинушка» Красносельский балалар бакчасы; Гиниятова Ләйлә, Түбән Кама муниципаль районының 64 нче балалар бакчасы.

3 урын – Хаҗипов Аяз, «Баланы үстерү үзәге – «Без» 95 нче балалар бакчасы»; Төхбәтуллин Дамир, Түбән Кама муниципаль районының 83 нче балалар бакчасы.

Шулай ук катнашучыларны төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр – һәркайсы истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100