Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Мин татарча укыйм» муниципаль конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
Түбән Камада «Мин татарча укыйм» муниципаль конкурсын үткәрү күркәм традициягә әверелде. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә быел ул инде бишенче тапкыр үткәрелде. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Чараның максаты — татар теле һәм әдәбиятына битараф булмаган кешеләрне берләштерү, татар китаплары һәм әсәрләре белән кызыксыну уяту.
«Беренче турда «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе язучыларының әсәрләрен укыдылар. Икенче турда проза, ә өченчедә — драматургия», — дип аңлатты Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.
Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Конкурсантларның бурычы — татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләреннән өзекне кычкырып уку. Әзерләнергә вакыт бирелми, шуңа күрә күп укыганлык зур роль уйный.
Жюри уку техникасын, сөйләмнең төгәллеген һәм, әлбәттә, артистлыкны бәяләде. Конкурста барлыгы 40ка якын кеше катнашты.
Җиңүчеләрне ике яшь төркемендә билгеләделәр — 20 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Нәтиҗәдә иң яхшы сигез укучы ачыкланды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз