
Түбән Камада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ачылу хөрмәтенә «Милли мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узачак. Тантаналы чара 5 февральдә 11.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты янында була. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль һәркем күңеленә хуш киләчәк. Балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Түбәнкамалылар төрле халыкларының милли костюмнары белән таныша, «Уен Фест» интерактив уеннарында катнаша, иҗат коллективлары чыгышы белән ләззәтләнә алачак. Шулай ук фестивальдә милли-мәдәни җәмгыятьләрнең һөнәрчелек мәйданчыклары урнашачак.