news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мигрантлар сугышкан, җинаять эше ачылган

Социаль челтәрләрдә Түбән Кама шәһәрендә мигрантларның җыйнаулашып сугышуы турында мәгълүмат чыкты. Шуннан соң Россия Тикшерү комитеты «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Владимир Липовскийга тикшерү барышы турында доклад әзерләргә боерган.

«Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның мигрантлар белән эшне тәртипкә салырга өндәгәнен язган иде. Аның сүзләренчә, торак мәсьәләләрен хәл итү һәм укытуны оештыру белән беррәттән, аларның хокук тәртибен саклауларын, республикада яшәү кагыйдәләрен, шулай ук хезмәт килешүен үтәүләрен контрольдә тотуны да тәэмин итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100