news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада медицина хезмәткәрләренең балалары хәрбиләргә хат язган

Түбән Камада медицина хезмәткәрләренең балалары хәрбиләргә хат язган
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

23 февраль алдыннан Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең медицина хезмәткәрләренең балалары «Солдатка хат» акциясендә катнашты.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга хастаханә хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары хатлар язган, иң күп хатларны медицина реабилитацияләү бүлегеннән тапшырганнар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүлек хезмәткәрләре хатларны бертөрле конвертларга тутырып, адресатларны «иң кыюга», «иң йөрәклегә», «иң тәвәкәлгә», «иң гайрәтлегә», «иң батырга» дип язган. Кайбер хатлар әле конвертларга салынмаган. Хастаханә коллективы волонтерларга утыздан артык хат тапшырачак. Бу хатлар тиздән фронт сызыгына посылкалар белән китәчәк.

Хастаханә коллективы әлеге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтләрен белдерә һәм Ватанны саклаучылар көнен өйләреннән ерак җирдә бәйрәм итүче барлык Геройларга да үзләренең яхшы сүзләрен җиткерә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot