news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада махсус хәрби операциянең 14 ветераны яңа һөнәргә өйрәнә

Түбән Камада махсус хәрби операция ветераннарына тыныч тормышка кайтырга, яңа һөнәр алырга, эшкә урнашырга яки үз эшләрен ачарга ярдәм итәләр.

«Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проекты геройларының берсе Түбән Камадан Рөстәм Канцыр булды. 2022 елның җәендә ул, үзе эшли торган компаниядә ял алып, Россия хәрбиләренә гуманитар ярдәм илтергә китә. Һәм алгы сызыкта калырга карар кыла. Рөстәм Донецк Халык милициясендә хезмәт иткән, Авдеевка һәм Бахмут өчен сугышларда катнашкан, рота старшинасы булган.

Өенә кайткач, ветеран «Ватанны саклаучылар» фонды филиалына мөрәҗәгать иткән. Аңа анда социаль координатор булырга һәм башка катнашучыларга тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр.

Фондның өлкән социаль координаторы Эльвира Исмәгыйлова сүзләренә караганда, һәр ветеранны индивидуаль озатып йөриләр. Әгәр кешегә эш кирәк икән, белгечләр вакансия сайларга, яңадан укыту узарга яки үз эшен ачарга ярдәм итә.

Махсус хәрби операция ветераннарын һөнәри җайлаштыру өчен Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән Түбән Камада һөнәри компетенцияләр үзәге булдырылды. Бүген шәһәр көллиятләрендә 14 махсус операция ветераны, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм 50дән артык баласы белем ала.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot