news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада махсус хәрби операциягә шефлык ярдәменең яңа партиясен әзерлиләр

Түбән Камада махсус хәрби операциягә шефлык ярдәменең яңа партиясен әзерлиләр
Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Бер атнадан Түбән Камадан махсус операция зонасына шефлык ярдәменең чираттагы партиясе җибәреләчәк. Волонтерлар инде төяргә керешкән, шуңа күрә хәрбиләр янына тиздән төзелеш материаллары, инструментлар һәм озак саклана торгану продуктлары белән тулы «ГАЗель» киләчәк.

Мөһим йөкләрнең берсе 78 ОСБ плитәсе булды, аларны машинага сак кына төйиләр. Бу материал блиндажлар төзү һәм ныгыту өчен кирәк. Моннан тыш, волонтерлар кувалда, чүкеч, балта, саморез һәм хәрбиләр соравы буенча җыелган башка инструментларны җибәрә.

Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

«Окоп шәмнәре, тутыкмый торган шәмнәр, термотөргәкләрдә махсус ашлар – болар барысы да озак саклана торган продуктлар. Анда койка, борщ, лагман, бик кызыклы әйберләр тутырылган берничә тартма», – дип сөйләде Түбән Камадан гуманитар ярдәм формалаштыру буенча проект координаторы Николай Колосов.

Төзелеш материалларыннан тыш, йөккә маскировка челтәрләре, мичләр һәм брезенттан палатка кергән. Җыелган ярдәмнең гомуми авырлыгы тонна ярымнан артып китте. Әмма төзелеш материалларының бер өлеше әлегә складта кала - аларны киләсе атнада җибәрәчәкләр. Ярдәмне 20 тонналы фурагатөяргә җыеналар. Ул Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә булачак.

Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Йөкне тулыландыру якын көннәрдә төгәлләнәчәк. «ГАЗель» махсус операция зонасына якынча 10 апрельдә китәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциядәкатнашучылар ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм әзерләү буенча зур эш башкарыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм безнең компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. Барлыгы 4389 тонна ярдәм җибәрелгән», - дип билгеләп үтте ул.

Материал Надежда Баһаветдинова ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100