news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада махсус хәрби операциядән ялга кайтучы өйләнде

Түбән Камада махсус хәрби операциядән ялга кайтучы өйләнде
Фото: Түбән Кама мэрының телеграм-каналыннан

Түбән Камада хәрбинең һәм аның сөйгәненең туе узды. Аларны шәһәр мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин котлады. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

«Яңа гаиләнең башлыгы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан. Хәзер ул — Ватаныбызның кыю яклаучысы һәм җаваплы ир, гаилә таянычы. Бу яшьләр ныклы гаилә үрнәге булыр дип ышанам», — дип яза Муллин телеграм-каналында.

Ул шулай ук аларга үзара аңлашып яшәүләрен, гаиләләренең тулыланып торуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot