Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сөйләштеләр
Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» оешмасының Татарстан буенча Дәүләт ярдәм фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина булды. Сәфәр кысаларында муниципаль ярдәм чаралары һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Кешеләр үз кайгысы белән ялгыз калмаска тиеш. Түбән Камада махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.
Кунакларны «Ватанны саклаучылар» фондының Түбән Кама филиалы эше белән таныштырдылар. Шулай ук алар фондка бирелгән бинада булды. Монда яңа компьютерлар һәм телевизор сатып алынган. Рамил Муллин биредә эмоциональ бушату бүлмәсе ачарга тәкъдим итте, монда килүчеләр үз мәсьәләсен хәл итүне көткәндә ял итә алырлар иде.
Шәһәрдә фондның ике социаль координаторы эшли. Фондның төп максаты – махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм хәрбиләргә социаль ярдәм күрсәтү. Ул барлык кирәкле ярдәмне алырга ярдәм итә, шул исәптән медицина һәм социаль реабилитация, дарулар, психологик ярдәм, техник реабилитация чаралары һәм шифаханә-курорт дәвалавы, шулай ук ветераннарны укытуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелә.
Аннары Түбән Кама Советлар йортында эшлекле очрашу узды, анда махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Гүзәл Удачина очрашуда катнашкан хәрбиләргә рәхмәт белдерде һәм аларга «Ватанны саклаучылар» фондыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.
Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина бу юнәлештә шәһәрдә һәм районда нинди эш алып барылуы турында сөйләде. «Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында меңгә якын түбәнкамалы бар. Алар хәзерге вакытта үзләре алдында торган хәрби бурычны намус белән үти. Якташларыбыз белән горурланабыз. Безнең ир-атлар илебез чикләрен саклаганда, безнең бурыч – аларның гаиләләренә ярдәм итү», - диде ул.
Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш җайга салынган. Федераль һәм республика ярдәм чараларыннан тыш, муниципаль дәрәҗәдә дә берничә чара кабул ителде.
«Беркем дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү дә безнең өчен мөһим. Моннан тыш, тыныч тормышка кире кайткан егетләргә дә ярдәм күрсәтү буенча да эшне җайга салырга кирәк. Без бергә булганда гына теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз», – диде Рамил Муллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз