news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм җыя торган 22 пункт эшли

Түбән Камада махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм җыя торган 22 пункт эшли
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен 22 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли, алар микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә урнашкан. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

«Менә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен банкалар һәм одеял алып килдем», — диде Альбина Гыйләҗетдинова, гуманитар ярдәм җыю пункты ишегеннән керешли үк.

Хуҗалыкта ул әйберләрнең кирәге чыкмаска да мөмкин, ә менә фронттагы солдатларга ярдәм итәчәк, ди өлкән яшьтәге апа, зур ышаныч белән. Ул Түбән Камадагы гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсенә — 5нче микрорайонның иҗтимагый үзәгенә — ике кечкенә пакетка әйберләр тутырып алып килгән.

«Кем ничек булыша ала инде: кемнәрдер чүпрәкләр дә китерә, икенчеләре — киемнәр, юрганнар һәм башка шундый әйберләр... Нигездә, окоп шәмнәре өчен калай банкалар, шулай ук кайберәүләр медикаментлар алып килә. Микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә шундый гуманитар ярдәм җыю пунктларын кешеләргә әйберләрне алып килү җиңелрәк булсын өчен ачтык. Әйберләрне чәршәмбе 9.00-12.00, пәнҗешәмбедә 15.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәбез», — ди 5нче микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Юлия Руденко.

«Бик уңайлы, транспорт эзләп борчылмадык, барлык пакетларны кулларыбызга тоттык та, Юлия Алексеевна янына китердек. Волонтерларокоп шәмнәре өчен калай савытлар һәм тукымалар җыя. Мондый акцияләрдә бездә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да, бакча хезмәткәрләре дә даими катнаша», — ди 13 нче балалар бакчасы мөдире Елена Астахова.

Мондый кечкенә пунктларда гуманитар ярдәм озак тоткарланмый. Барысын да тартмаларга тутыралар һәм Химиклар проспектындагы 72 Б йортында урнашкан иҗтимагый үзәккә илтәләр. Анда әйберләрне шәхсән солдатларның үз кулларына тапшыралар яки гуманитар конвойлар белән махсус хәрби операция үткәрү зонасына озаталар.

Фото: http://nkamsk-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100