news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең яңа партиясен әзерлиләр

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең яңа партиясен әзерлиләр
Түбән Кама районы матбугат хезмәте фотосы

Түбән Кама районының «Благо» төркеме махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәмнең яңа партиясен әзерли. Анда УАЗ өчен тәгәрмәчләр, җылыткычлар, бензин пычкылары, эретеп ябыштыру аппараты, насослар, автозапчастьләр, азык-төлек, кием-салым, аяк киемнәре һ.б. кирәкле әйберләр була. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Көн саен волонтерларга, бердәм ярдәм фронты булдырып, Түбән Кама шәһәре һәм районыннан яңа катнашучылар кушыла. Төркем лидерлары нәрсәгә мохтаҗ булуларын төгәл белү өчен хәрбиләр белән даими элемтәдә тора.

«Безнең хәрбиләр игелекле, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм ала. Фронтта тылдан җибәрелгән һәр посылкага шатланалар, - ди төркемне оештыручылар. – Хәрбиләргә рухи ныклык, уңышлар һәм җиңү белән тизрәк өйләренә өйләнеп кайтуын көтәбез!»

«Благо» төркеменә депутатлар Николай Казаморов һәм Леонид Пещеров нигез салган, ул 270тән артык кешене берләштерә.

Волонтерлар гуманитар ярдәм җыеп кына калмый, хәрбиләр өчен автомобильләрне үзләре ремонтлый да. Төркем исәбендә инде уннан артык гуманитар проект бар, алар махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар йөк илтә. Күптән түгел чираттагы машинаны ремонтлаганнар.

  • ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны шундый ук битараф булмаган гражданнарны үз тирәсенә берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән эшли», - дип билгеләп үтте ул.
  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100