Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операциядә катнашучылар, ветераннарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтәләр
21-30 апрельдә Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтү буенча акция үткәрелә.
Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу вакытта шәһәр нотариуслары һәм адвокатлары Ватанны саклаучыларга хокукый характердагы мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирәчәк.
Кабул итү ике нотариаль конторада оештырылачак: Химиклар проспектындагы 57нче йортта – дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-12.00 һәм 13.00-17.30 сәгатьләрдә, шулай ук шимбә көнне 10.00-14.00 сәгатьләрдә, Шинниклар проспектындагы 1А йортында – 10.00-15.00 сәгатьләрдә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Түбән Кама филиалы да консультацияләр үткәрә: юристлар ветераннарны, 26 һәм 27 апрельдән тыш, 12.00-14.00 сәгатьләрдә (Шинниклар проспекты, 38, 1012 офис) кабул итәчәк.
Өстәмә мәгълүматны 8 (8555) 40-41-31 телефоны аша алырга мөмкин.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз