Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операциядә катнашучылар өчен 570кә якын эш урыны ачылган
Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Эш эзләүчеләргә эшне дүрт эш бирүче тәкъдим иткән. Моннан тыш, белгечләр килүчеләргә һөнәри белем бирү, квалификацияләрен үзгәртү һәм резюме төзү мәсьәләләре буенча консультацияләр биргән.
Бүген Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 570кә якын эш урыны ачылган. Кирәкле һөнәрләр арасында – машина йөртүче, инженер, каравылчы, монтажчы һәм электр белән эретеп ябыштыручы. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакы 65 мең сумнан башлана.
Җәйге чорда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Узган ел мәшгульлек үзәге ярдәмендә 17 балигъ булмаган бала эш тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз