Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операция хәрбиләре өчен дронга 120 мең сум җыйганнар
Түбән Кама халкы махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче 1232 нче полк хәрбиләре өчен квадрокоптер сатып алу өчен 120 мең сум җыйган. Җыенны «Добрые сердца» волонтерлар төркеме сугышчыларның алгы сызыктан мөрәҗәгать итүеннән соң оештырды.
Акчаларны махсус хәрби операция ветераны Владимир Макушевка тапшырдылар, ул элегрәк шул ук полкта хезмәт иткән иде. Хәзер ул үзенең сугышчан иптәшләренә тылда ярдәм итүен дәвам итә.
Владимир сүзләренчә, хәрбиләргә ашыгыч рәвештә 450 мең сумлык квадрокоптер кирәк булган.
Ул билгеләп үткәнчә, кирәкле сумманы шәһәрдә яшәүче битараф булмаган кешеләр белән бергә җыя алганнар.
«Добрые сердца» волонтерлык төркеме җитәкчесе Лиса Орлова сөйләгәнчә, алдынгы сызыктан хәбәр килү белән волонтерлар шунда ук акча җыя башлаган.
Бүгенге көнгә 120 мең сум җыелган. Кирәкле квадрокоптерны сатып алу өчен тагын 300 мең сумга якын акча кирәк. Акча җыю дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз