Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада махсус операция хәрбиләре истәлегенә хәтер мемориалы ачарга ниятлиләр
Түбән Камада махсус операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә мемориаль комплекс барлыкка киләчәк. Район башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Комплекс әфганчыларга багышланган мемориаль комплекс янында ике ел эчендә (2023-2024 еллар) төзелер дип көтелә.
«Әти-әниләр белән тагын бер очрашып сөйләшәчәкбез, һәм әгәр дә бу тәкъдим хуплау тапса, аңа кагылышлы гомуми фикер алышулар үткәрербез һәм моны якын арада эшләргә тырышырбыз дип уйлыйм», – диде район җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә буыннан-буынга күчеш традицияләрен саклау мөмкин.
Әйтик, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать иткәндә залда Ватанны саклаучылар династиясе вәкилләре дә бар иде. Аларда берьюлы берничә буын үз тормышын Ватанны саклауга багышлаган.
«Рөстәм Нургали улының хәрбиләр династияләрен күтәрүе хуплауга лаек, анда Түбән Камадан Сибгатуллиннар гаиләсе дә бар иде», – дип искәртте Муллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз