Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операция волонтеры Лариса Нуриева «Ел хатын-кызы» булды
Түбән Камада «Ел хатын-кызы» конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә титулга Түбән Кама шәһәр советының «Яңа кешеләр» партиясеннән депутаты Лариса Нуриева лаек булды. Ул инде күп еллар дәвамында эшен волонтерлык эшчәнлеге белән бергә алып бара һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итә.
Лариса Нуриева – махсус хәрби операция катнашучысы һәм волонтеры, Казак гаскәрләре хәрби туганлыгы лейтенанты. Ул 2022 елда үз теләге белән фронтка киткән. Соңыннан даими рәвештә гуманитар эш белән шөгыльләнә башлаган, Лисичанскида, Рубежноеда һәм Россиянең яңа төбәкләрендәге башка торак пунктларда яшәүчеләргә азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәкле әйберләр ташый.
Моннан тыш, Лариса Нуриева берничә хәйрия проектын үстерә. Мәсәлән, ул «Батырлык тартмасы» акциясен башлап җибәргән. Аның кысаларында Түбән Кама эшмәкәрләре хастаханәдә дәваланучы балаларга бүләкләр тапшыра.
Фото: Партия матбугат хезмәте
Узган елда Лариса «Яңа кешеләр» партиясеннән депутат итеп сайланган, иҗтимагый, сәяси һәм хәйрия эшчәнлеген бергә алып баруын дәвам иткән.
Лариса Нуриева «Ел хатын-кызы» конкурсы сәхнәсендә Ватанны саклау, хәрбиләргә ярдәм итү, волонтерлык эшчәнлеге һәм гражданлык җаваплылыгы турында сөйләгән.
Фото: Партия матбугат хезмәте
«Конкурсны оештыручыларга рәхмәт. Шулай ук Ватаныбызны саклаучыларга аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең көчегез, батырлыгыгыз һәм ышанычыгыз миңа бернигә дә карамастан алга барырга көч бирә. Бу җиңү – безнең уртак җиңүебез. Шундый көчле һәм бердәм коллективның бер өлеше була алуым белән горурланам», – диде Лариса.
Лариса Нуриева «Ел хатын-кызы» бәйгесенең республика финалында чыгыш ясаячак. Анда ул Түбән Кама районның тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз