news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада махсус операция геройларына багышланган комплекс эскизына конкурс дәвам итә

Түбән Камада махсус хәрби операция геройларына багышланган истәлекле комплексларның иң яхшы эскизына конкурс дәвам итә. Ватанны саклаучылар истәлеге Җиңү монументы янында һәм Дан аллеясында ике мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Конкурста теләге булган һәркем: архитекторлар, рәссамнар, дизайнерлар һәм Түбән Каманың битараф булмаган кешеләре катнаша ала. Шәхси һәм төркемле эшләр кабул ителә. Эскизларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын чагылдыру төп шарт булып тора.

Эшләр 22 февральгә кадәр smi.nk@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Җиңүче сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм Хәрби туганлык вәкилләре катнашында уртак тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot