news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Мәхәббәт, игелек һәм хөрмәт» атналыгы уза

Түбән Камада «Мәхәббәт, игелек һәм хөрмәт» атналыгы уза
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Мәхәббәт, игелек, хөрмәт» декадасы уза. Микрорайоннар территориясендә массакүләм мәдәни, спорт һәм башка чаралар планлаштырылган. Бу хакта территориаль иҗтимагый үзидарә советы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлисә Рәшитова сөйләде. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Декадада өлкәннәр өчен микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм яшүсмерләр клубларында очрашу кичәләре уза. Моннан тыш, Ветераннар йортында бәйрәм концерты да була. Шулай ук микрорайонның иҗтимагый үзәкләрендә сәламәт яшәү рәвеше темасына лекцияләр узачак. Шулай ук «ишегалды утырышлары» һәм тематик программалар планлаштырылган», – диде Гөлисә Рәшитова.

Моннан тыш, ел дәвамында микрорайонның иҗтимагый үзәге базасында даими нигездә лекцияләр үткәрелә. Темалар өлкән яшьтәге кешеләр теләге буенча сайлана (артрит, артроз, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башкалар). Ихтыяҗ булса, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләрне тикшерү өчен медицина учреждениеләренә чыгуны һәм озата баруны оештыра.

Узган елның ноябреннән 35нче микрорайонда махсус хәрби операция зонасы өчен киемнәр тегү цехы эшли башлады, анда 25тән артык пенсионер түләүсез хезмәт куя. 2023 елның язында «Веста» үзәгендә икенче цех ачылды, анда шулай ук өлкән буын кешеләре эшли.

Микрорайоннарның иҗтимагый үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр гуманитар ярдәм җыюда, коры душ, окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре ясауда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Шәһәр микрорайоннарында Ветераннар советы эше югары дәрәҗәдә куелган. Бер генә сугыш ветераны да, тыл хезмәтчәннәре дә туган көннәрендә һәм истәлекле көннәрдә игътибарсыз калмый. Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисләре атнага 2 тапкыр халыкны кабул итә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә төрле хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100