news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада машина йөртүче җәяүлеләр кичүендә самокатта барган ике баланы бәрдергән

Түбән Камада Химиклар проспектында Skoda автомобиле йөртүчесе җәяүлеләр юлында самокатта йөргән ике баланы бәрдергән. Авария кичә кич булган, дип хәбәр итә Дәүләт автомобиль инспекциясе.

Ведомство мәгълүматлары буенча, балалар самокаттан төшеп тормаган һәм кисәк кенә машина юлына килеп чыккан. 9 һәм 7 яшьлек балалар зыян күргән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot