news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе башланды

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе башланды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чара аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган, физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан ел саен үткәрелеп килә. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да булышу каралган. Теләгән һәркем балаларга ярдәм итә ала.

Мәктәпкә кирәк булган уку кирәк-яракларын дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00-17:00 сәгатьләрдә Студентлар урамындагы 9 йортка алып килеп бирә аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 41-71-95.

news_right_1
news_right_2
news_bot