news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланды

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе башланды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган һәм сәламәт мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдән килгән балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Акция Республика советы һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, хәйриячеләр һәм барлык битараф булмаган гражданнар катнашында уза.

Балаларга һәркем ярдәм итә ала. Мәктәп кирәк-яраклары, уку-язу әсбаплары, рюкзаклар дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгать аралыгында Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 41-71-95.

news_right_1
news_right_2
news_bot