news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп укучылары сугышканнан соң тикшерү башланды

Бүген социаль челтәрләрдә Түбән Камадагы 20нче мәктәпнең чишенү бүлмәсендә ике малайның сугышуы турында хәбәр чыкты. Язма авторы сүзләренчә, бер малай, оппонентының өстенә утырып, аны тукмый башлаган. Яшьтәшләре бу хәлне читтән күзәтеп торган.

Түбән Кама мэриясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге хәл 13 гыйнварда булган. Ачыкланганча, ике малай үзара сүзгә килгән һәм сугыша башлаган.

«Хәзерге вакытта компетентлы органнар тарафыннан тикшерү үткәрелә. Вазгыять Мәгариф идарәсе контролендә», - дип белдерделәр шәһәр хакимиятендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot