news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп укучылары сугышканнан соң җинаять эше кузгатылды

Түбән Камада мәктәп укучылары сугышканнан соң тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча тикшерү эшен башлады. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, әлеге хәл 24 сентябрьдә 31нче мәктәптә булган. Укытучы сүзләренчә, 10 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кыз пластилин бүлешә алмаган. Балалар бер-берсенә начар сүзләр әйтергә керешкән һәм сугыша башлаган.

Янәшәдә булган башлангыч сыйныфлар укытучысы бу хәлгә оператив рәвештә реакция белдергән. Мәктәп фельдшеры балаларга беренче ярдәм күрсәткән, ә укучыларның әти-әниләренә шунда ук бу хакта телефоннан хәбәр иткәннәр. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кыз да, малай да балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тормаган.

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы турында үзенә хәбәр итәргә кушкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot